тәре

тәре
1. Христиан динендә: баганага, таякчыкка яки борыска аркылы беркетелгән бер я берничә кыска борыстан (таякчыктан) торган табыну әйбере һәм символы; Хач 2. Шул рәвештәге орден яки медаль 3. Үзара кисешкән ике сызыктан торган билге, галәмәт 4. Дини табыну әйбере буларак алла яки берәр изге рәсеме төшерелгән такта, икона 5. махс. Бер-беренә аркылы куеп беркетелгән агачлар (яки тимерләр) ; Әвернә 6. Уен картасының кара тәре рәсеме төшерелгән төре; Треф 7. күч. гади. Үзенә охшамаган яки начарлык эшләгән кешене тиргәп әйтелә. ТӘРЕ БАГАНАСЫ – 1. Рус авылларына кергәндә юл буена яки авыл уртасындагы мәйданга куела торган, изгеләр яки алла рәсеме беркетелгән багана 2. күч. Яратмаган яки әшәкелек эшләгән кешене тиргәү өчен кулланыла. ТӘРЕ БҮЛМӘСЕ – Чиркәүнең гомуми бүлмәдән иконалар кадаклаган стена белән аерылган һәм зур биек өстәл куелган көнчыгыш өлеше. ТӘРЕ ЙӨРТҮЧЕ – тар. Киеменә кызыл тәре тегеп, тәре походында катнашкан кеше. ТӘРЕ ПОХОДЫ, ТӘРЕ СУГЫШЫ – 1) XI-XIII гас. Көнбатыш Европа феодалларының башка дин тотучыларга каршы католик чиркәве җитәкчелегендә Якын Көнчыгыш, Балтик буе илләрен басып алу походы 2) күч. Реакцион көчләрнең һөҗүмнәре тур.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем сделать НИР

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»